Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре нефть һәм газ ятмаларын эзләүнең сейсмик алымнары белән таныштылар

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск районының Каргалы авылында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы җитештерүенә китерелгән зыян һәм бозылган җирләрне биологик рекультивацияләү күләмнәрен билгеләү буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ведомствоара килештерү комиссиясе утырышы булды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыклары Александр Дружин, Ирек Садыйков, «Лениногорский» агрофирмасы» ҖЧҖ директоры Ирек Ягафаров, «Әлмәт» агрохимик хезмәт күрсәтү станциясе (САС») ФДБУ директоры Мөктәсим Маметов, «ТНГ-Групп» ҖЧҖенең баш инженеры Олег Семенов һәм башкалар катнашты.

Комиссия әгъзалары «Лениногорский» агрофирмасы» ҖЧҖенең арпа һәм көнбагыш кырларында нефть һәм газ ятмаларын эзләүнең сейсмик алымнары белән таныштылар һәм туфракның уңдырышлылыгын торгызу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International