Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Үтәмеш авылыннан Илсинә һәм Дамир Әхмәдуллиннар үз хуҗалыкларын тотуны берничә ел элек корып җибәргәннәр. Хәзер алар хуҗалыгында 8 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 4 савым сыеры, 7 сарык, шулай ук кәҗәләр һәм тавыклар бар.
«Хуҗалык тоту бер сыердан башланды, соңрак терлекләр санын арттырырга ниятләдек, – дип сөйли Илсинә. – Терлекләр асрау – гаилә бюджетын тулыландыру өчен уңай мөмкинлек».
Алар шул зур хуҗалыкта эшне үз көчләре белән генә башкаралар. Моннан тыш, аларның бакчалары да бар. Әхмәдуллиннар гаиләсенең эш көне иртәнге сәгать 4тә башлана.
«Мин элек машина йөрттем, өлкән улым Илфатта техникага хирыслык бар, – дип сөйләде Дамир. – Хәзергә ул Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укый, озакламый дипломлы механик булачак. Кече улым Рифат әлегә өченче сыйныфта укый».
Авылдашлары Әхмәдуллиннар гаиләсе турында, тату, хезмәт сөючән һәм һәрвакыт башкаларга ярдәмгә килергә әзер торучан гаилә, дип сөйлиләр.