23 июньдә «Татар-информ» МАында Татарстанда кыр эшләренә һәм булачак “Бөтенроссия кыр көне – 2017” күргәзмәсенә багышланган матбугат конференциясе булды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады.
«Узган ел бу вакытка биш тапкыр күбрәк терлек азыгы әзерләнгән иде инде, беренче мең тонна печән 23 майга җыелган иде. Быел әле печән юк диярлек, – дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов. – Бу хуҗалыкларның ничек эшләвенә бәйле түгел, объектив фактор бар – һава шартлары. Үсемлекләр үсә, азыкның сыйфаты кими, шуңа күрә без, һава торышы яхшырганны көтеп тормыйча, тиешле консервантлар кулланып, сенаж салырга тәкъдим итәбез».
Спикер быел чәчү кампаниясенең уңышлы узуын һәм оптималь агротехник срокларда башкарылуын билгеләп узды. Чәчүлекләр мәйданы 2,9 млн. га тәшкил итә.
«Туфрак бик сыйфатлы әзерләнде, барлык кирәкле чаралар үткәрелде. Бүген чәчүлекләрне карау эшләре башкарыла», – диде министр урынбасары.
Ул, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең торышы яхшы, диде. «Шикәр чөгендереннән яхшы уңыш көтәбез. Бу культура белән профессионаллар шөгыльләнә. Быел әлеге культура чәчүлеген арттырдык: былтыр ул 64 мең га булса, быел – 74 мең га», – дигән мәгълүмат бирде Илдус Габдрахманов.
Министр урынбасары, бүгенге көннәрдә “Бөтенроссия кыр көне – 2017” күргәзмәсенә актив әзерләнү бара, ул 5 июльдән 7 июльгә кадәр Лаеш районында узачак, диде.
Исегезгә төшерәбез, “Бөтенроссия кыр көне – 2017” күргәзмәсе – тармакның иң мөһим чараларыннан берсе, ул авыл хуҗалыгы җитештерүендәге яңа технологияләрне, үзебезнең һәм чит илләрнең махсус авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын, җирдән файдалануның инновацион ысулларын күрсәтү буенча Россиядә иң зур күргәзмә.
Күргәзмәнең экспозициясе «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек» һәм «Кампус» блокларыннан торачак. Территориянең мәйданы 60 гектардан артык.
«Без үзебезнең технологияләрне, эшләнмәләрне, культуралар сортларын, үсемлекләрне яклау чараларын бөтен илгә күрсәтергә тиеш, – диде спикер. – Лаеш районы кырларының торышы яхшы».
Министр урынбасары сүзләренә караганда, «Үсемлекчелек» юнәлеше буенча күргәзмәдә катнашу өчен 34 компания теләк белдергән. «60ка якын демонстрацион чәчүлек күрсәтеләчәк», – диде ул.
Күргәзмәдә катнашуга Россия компанияләре генә түгел, ә чит илнекеләр дә теләк белдерде, диде Илдус Габдрахманов. Ул шулай ук эшлекле программа оештырылачагы турында да хәбәр итте. Аерым алганда, Россиядә авыл хуҗалыгын үстерү перспективаларына багышланган актуаль темаларга пленар сессияләр узачак.