2017 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр Башкортостан Республикасының Уфа районында җир сөрү буенча Россиянең VI Ачык чемпионаты узачак. Ярышларда илебезнең 40 төбәгеннән вәкилләр, шулай ук Бөтендөнья җир сөрү оешмасы һәм Европа җир сөрү федерациясе вәкилләре катнаша. Ярышларны, гадәттәгечә, «Росагролизинг» компаниясе оештыра, бу чемпионатта аңа «Илкүләм җир сөрү оешмасы» АНО һәм Башкортостан Республикасы Хөкүмәте ярдәм итәчәк.
Чемпионат кунакларын шоу-программа тамашасы, авыл хуҗалыгы машиналарын эштә демонстрацион күрсәтүләр, техникада тест-драйвлар һәм токымлы терлекләр күргәзмәсе көтә.
Чемпионат кысаларында трактор йөртү осталыгы буенча ярышлар (трактор-шоу) узачак.
Татарстан Республикасыннан чемпионатта 2016 елда ярышларда призлы урынны алган – Ирек Галиев катнаша, ул Әтнә районының «Күңгәр» АХҖКыннан, трактор йөртү осталыгы буенча ярышларда – Рәфис Шәмсиев, Мөслим районының «Шәмсиев Р.Г.» КФХыннан һәм Альберт Әкбәров – Мамадыш районының «Әкбәров А.М.» КФХсыннан.