Татарстанның сәнәгать секторында 5 айда дуңгыз ите 33 мең тоннадан артык җитештерелде

2017 елның 23 июне, җомга

Татарстан Республикасының дуңгызчылык сәнәгате Россия Федерациясендә иң эреләрнең берсе. Бүгенге көндә Татарстанда 468,1 мең баш дуңгыз исәпләнә. 2017 елның 5 ае йомгаклары буенча сәнәгать секторында дуңгыз ите 33,9 мең тоннадан артык җитештерелде.

Дуңгызчылык продукциясен җитештерү буенча эре предприятиеләр арасында – «Камский Бекон» ҖЧҖ, «Авангард» ҖЧҖ, «Татмит Агро» ҖЧҖ, «Нәүрүз» ҖЧҖ, «Салман» ПСК» ҖЧҖ, «Ялтау» АФ» ҖЧҖ, «Агрокам» ҖЧҖ, «Тукаш» ҖЧҖ һәм «Пашков С.И.» КФХ. Менә нәкъ шулар республикада җитештерелгән дуңгыз итенең гомуми күләменнән 94%ын җитештерәләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, африка дуңгызлар чумасы таралу куркынычына бәйле Татарстанда алга таба да дуңгызчылык сәнәгатен технологик һәм структур модернизацияләү, терлек чалуны, беренчел эшкәртүне һәм әзер итне кулланучыга җиткерү буенча логистик инфраструктураны да кертеп, дәвам итәчәк. Мисал өчен, быел Тукай муниципаль районының Казиле торак пунктында “Феникс” ҖЧҖенең беренче чираттагы заманча югары технологияле дуңгызчылык комплексын төзү төгәлләнәчәк. Проектны әлеге этапта гамәлгә ашыру өстәмә рәвештә 2,5 мең тонна дуңгыз ите бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International