Татарстанда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Телевизор караучылар Алексеевск районының “Родина” колхозында терлек азыгы әзерләүнең барышы турында «Туган җир» программасының чираттагы чыгарылышын карап белә алалар. Тапшыруда шулай ук “Бөтенроссия кыр көне - 2017” күргәзмәсен уздыруга әзерлек турында да сөйлиячәкләр.
«Туган җир» программасы чыгарылышын 2017 елның 23 июнендә 18.00 сәгатьтә «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы эфирында карарга мөмкин булачак.