Әлмәт муниципаль районында “Актау” ҖЧҖ базасында машина белән сыер саву операторлары, эре мөгезле терлекләр үрчетү технологлары, механизаторлар һәм сабанчылар арасында һөнәри осталык конкурслары уздырылды.
Конкурста катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Монда хезмәт сөючән, эшкә битараф булмаган һәм үз эшен фанатларча яратучы һөнәр осталары җыелган, диде ул. “Безнең районның авыл хуҗалыгы зур темплар белән алга бара. Киң күләмле проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла, һәм быел безнең алда яңа бурычлар тора. Болар - “Яшелчә аланын” алга таба үстерү, сөтчелек комплекслары, терлек симертү мәйданчыклары төзү. Шулай ук күпфункцияле агропарк төзү дә планлаштырыла. Узган ел йомгаклары да куандыра – бөртекле ашлыкның тулаем җыелмасы 100 мең тонна тәшкил итте. Эре мөгезле терлекләр саны 740 башка артты”, - дип сөйләде Айрат Хәйруллин.
Ярышлар байрагын күтәрү бәхетенә “Чулпан” ҖЧҖеннән сыер савучы Лениза Мостафина, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖеннән механизатор Виктор Токарев һәм сабанчы Вячеслав Павлов ирештеләр.
Конкурс башында анда катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр.
Машина белән сыер саву остасының практик өлешендә саву аппаратын сүтеп-җыю, сыер саву буенча биремнәр башкардылар, эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар ясалма орлыкландыру буенча үз осталыкларын күрсәттеләр, ә сабанчылар җир эшкәрттеләр.
Машина белән сыер саву операторлары арасында беренче урынны Н.Е. Токарликов ис. АҖеннән Ирина Миронова алды. Конкурста иң яшь катнашучылар буларак “Чулпан” ҖЧҖеннән Әнсаф Солтанов һәм “Кичүчат” ҖЧҖеннәнАлия Рәхмәтуллина билгеләнде.
Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог булып “Чулпан” ҖЧҖеннән Сабит Шәйхетдинов танылды, иң яхшы сабанчы булып – “Актау” ҖЧҖеннән Искәндәр Сәлихов. Авыл хуҗалыгы техникасын иң яхшы әзерләүчеләрдән беренче урынга «Васильевская» ҖЧҖеннән Рифкать Әһлиуллин лаек булды.
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында исә машина белән сыер саву операторлары, эре мөгезле терлекләр үрчетү технологлары, механизаторлар һәм ветеринария табиблары ярышты. Конкурс «Нөркәй” АФ ҖЧҖенең сөтчелек комплексы базасында узды.
Ярышка килүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов һәм агрофирма җитәкчесе Вазыйх Гыйльметдинов сәламләделәр.
Сыер савучылар арасында беренче урынны «Сарман» АФ ҖЧҖеннән Ландыш Габделхакова алды. Эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында – «Җәлил» АФ ҖЧҖеннән Людмила Гыймадиева, ә ветеринария табиблары арасында «Нөркәй” АФ ҖЧҖеннән Илдар Хәкимов җиңүчеләр булдылар.