Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсенә әзерләнү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсенә әзерләнү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марсель Мотыйгуллин, «ТатНИИСХ» ФДБФУ директоры Марсель Таһиров һәм башкалар катнашты.

«Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсе 2017 елның 5 июлендә ачыла. Әлеге форум –тармакның иң мөһим чараларыннан берсе, авыл хуҗалыгы җитештерүендәге яңа технологияләрне, үзебезнең һәм чит илләрнең махсус авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын, җирдән файдалануның инновацион ысулларын күрсәтү буенча Россиядә иң зур күргәзмә.

«Күргәзмә ачылырга 12 көн калды, – диде министрның беренче урынбасары Николай Титов. – Форум, тармак белгечләре өчен генә түгел, ә монда килүчеләр өчен дә, кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы булсын өчен без барысын да эшләргә тиеш».

Үзебезнең агросәнәгать комплексының куәтен һәм казанышларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтү, аның конкуренциягә сәләтле һәм ил өчен әһәмиятле булуын раслау аеруча мөһим, диде ул.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар көзге һәм сабан культуралары чәчелгән тәҗрибә кырларын карадылар һәм форумны оештыруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International