Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Быел Тәтеш муниципаль районы аграрчылары шартлыча бер баш хайванга 32,5 центнер азык әзерләү бурычы куйганнар. Барысы 36 мең тоннадан артык печән һәм 41 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк булачак.

Районның барлык хуҗалыклары да азык әзерләүгә керештеләр. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматы буенча, бүгенге көнгә иң күп азык «Колос» (“Башак”) ҖЧҖендә, «Содружество» (“Бердәмлек”) ҖЧҖендә һәм «Сафиуллова Р.Г.» КФХында әзерләнгән.

«Люцернадан сенаж әзерләүне төгәлләдек, козлятник һәм печән өчен төрле үләннәр чаптыра башладык, – диде “Колос” җитәкчесе урынбасары Рәнис Мәүлиханов. – Тагын 2500 тонна силос әзерләүне планлаштырабыз. Гомуми сыйдырышлылыгы 7500 тонна булган барлык өч траншея да витаминлы яшел масса белән тутырылачак. Кырда техника эшли, кешеләрнең кәефе күтәренке, алар иртәнге сәгать 6дан кичке сәгать 7гә кадәр эшлиләр. Яшеллек конвейерында катнашучыларны иртән дә, төшкә һәм кич белән дә ашатабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International