Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында яшелчәчелекне киңәйтү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре Акбаш авылында шәхси эшкуар Ленар Кәлимуллин базасында җыелдылар. Ул 16 гектар мәйданда бәрәңге һәм кәбестә үстерә.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар тармактагы проблемалар һәм аны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар, яшелчә продукциясен саклауга һәм сатуга бәйле мәсьәләләрне карадылар. Район башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклап үткәнчә, әлеге җирлектә яшелчә культураларын үстерү өчен шартлар начар түгел – җир дә уңдырышлы, елгалар да ерак түгел. Ул авыл җирлекләре арасында яшелчә үстерү буенча иң яхшы программа әзерләүгә конкурс игълан итәргә тәкъдим итте, җиңүчеләр проектларны гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме алачаклар.