Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында “Зәй шикәре” ААҖенең 50 еллыгы алдыннан предприятиенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Завод хезмәткәрләренә мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын район башлыгы Рәзиф Кәримов һәм “Зәй шикәре” ААҖ генераль директоры Антон Трошин тапшырдылар.
Белешмә өчен. “Зәй шикәре” ААҖ үзенең 50 еллык юбилеен 2017 елның 30 июнендә билгеләп үтәчәк. Соңгы елларда предприятиедә җитештерүне шактый модернизацияләүгә мөмкинлек биргән инвестиция программасы гамәлгә ашырылды. 2013 елдан 2016 елга кадәр заводны үстерүгә 1,2 млрд. сумнан артык инвестиция кертелде. Заводның җитештерү куәте арттырылды, югары технологияле яңа җайланмалар сатып алынды.