Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында сыерларны машина белән саву осталары һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар конкурсы булды

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖенең 1 нче филиалы базасында сыерларны машина белән саву осталары һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар конкурсы булды.

Конкурс башында анда катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Практик өлештә сыер савучылар саву аппаратларын сүтеп-җыю буенча биремнәр башкардылар, ә эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар ясалма орлыкландыруда үз осталыкларын, күнекмәләрен күрсәттеләр.

Ярышлар йомгаклары буенча машина белән сыер саву осталары арасында 1 нче урынны Илгиз Борһанов алды. Эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча иң яхшы технолог булып Вероника Губеева танылды. Ике җиңүче дә «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖенең 3 нче филиалында эшли.

Района башлыгы Алберт Рәхмәтуллин конкурста җиңүчеләрне котлады һәм аларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International