Интернет челтәрендә Россия субъектларының Иҗтимагый бизнес-лекторийлары булдырылды

2017 елның 20 июне, сишәмбе

«Россия яңалыклары» ИМА («Новости России» ОИА) һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе Интернет челтәрендә Россия субъектларының Иҗтимагый бизнес-лекторийларын оештырдылар.

Россия субъектларының Иҗтимагый бизнес-лекторийлары – электрон платформа ул, анда эшкуарлар үзләренең идарә эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклаша һәм оешма, учреждение яисә предприятиеләренең стратегик планнары турында сөйли алалар. Аның төп максаты – эш буенча әңгәмәләр кору, шулай ук төбәк һәм муниципаль оешмалар җитәкчеләреннән түбәндәге темалар буенча фикерләр ишетү: социаль өлкәдә яңача эш итү, милли икътисадны технологик яңарту һәм эшлекле аралашуны яхшырту, дәүләт идарәсе системасын камилләштерү һәм урыннарда бизнес-проектларны үстерү.

Тулырак мәгълүматны монда алырга мөмкин: http://где-дешево.рф/lectorium/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International