Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының “Таң” ҖЧҖ базасында сабанчылар конкурсы узды.
Чарада район башлыгы Рөстәм Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфирт Хәйретдинов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Конкурсның беренче өлешендә аның катнашучылары туфрак эшкәртү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр, икенче өлешендә тракторны фигуралы йөртүдә ярыштылар.
Конкурс йомгаклары буенча: тәгәрмәчле тракторларда ярышучылар арасында 1 нче урынны “Каракашлы” ҖЧҖеннән Фирдәнис Гәрәев алды, 2 нче урынны – «Уңыш” ҖЧҖеннән Фәнил Мәҗитов һәм 3 нче урынны “Гәрәев Р.Р.” КФХыннан Дамир Гәрәев алды.
Тәгәрмәчле тракторларда ярышучы механизаторлар арасында тагын “Агромир” ҖЧҖеннән Рәшит Садыйков осталык күрсәтте.
Конкурста барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.