Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Авангард» АҖендә терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Авангард» АҖендә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. «Безгә һәрсәгать кадерле, – дип сөйли баш агроном Александр Маркин. – Үләннәрне җыюдагы тоткарлык аларның энергетик туклылыгын киметә, ә бит яхшы азык булганда гына терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыруга ирешеп була».

КИМ бүлекчәсендә төп эшне механизаторлар Александр Булючев һәм Сергей Ануфриев башкара. Аларның беренчесе үләннәрне «Мак Дон» чапкычында чаптыра, ә икенчесе – «Ягуар» комбайнында. Алар эшнең асылын белеп башкара торган тәҗрибәле механизаторлар.

Күпьеллык үләннәр монда 700 га мәйданны били. Азык әзерләүчеләр звеносының эш көне иртәнге сәгать җидедә башлана, терлек азыгы әзерләү процессы тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Сенажны машинада Фәрхать Гатауллин, Рәмис Сабиров, Анатолий Жуков, Сергей Кузьмин һәм Рафис Сабиров ташыйлар. Аларның кайберләре көнгә 10 –11 рейс ясарга өлгерә. Яшел массаны тыгызлау Мөнир Хәмидуллинга йөкләнгән, аның бу эштә тәҗрибәсе зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International