Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында кошчылык белән 38 крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Шулар арасында – Имәнлебаш авылыннан яшь фермер Илнар Әхмәтҗанов та бар. Ул бу эшчәнлеккә ике ел элек тотына.
«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә эшләп алганнан соң, Илнар Әхмәтҗанов үз хуҗалыгын оештырырга уйлый, башта бина сатып ала һәм аны кош-корт тоту өчен җайлаштыра. Узган елдагы кебек,, быел да ул 16 мең баш тавык үстереп сата. Шушы көннәрдә аңа тагын Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районыннан бер тәүлеклек чебиләр китергәннәр.
«Кошлар үстерү – бик мәшәкатьле эш, зур игътибар һәм тырышлык таләп итә. Әмма инде моннан куркып торсаң, бернигә дә ирешә алмыйсың, – дип сөйли фермер. – Тавык итен күпләп ала торган компанияләргә сатабыз».
Илнар Әхмәтҗанов хуҗалыгында район башлыгы Рәзиф Кәримов та берничә мәртәбә булган. «Илнар кебек – шундый яшь, инициативалы һәм булдыклы кешеләрне эзләп табарга кирәк. Шул чакта гына без фермерлар санын арттыруга ирешә алабыз», – дип саный башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов.