Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының “Бакырчы” ҖЧҖендә бер сыердан көнгә 20 килограммнан артык сөт савалар

2017 елның 17 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының “Бакырчы” ҖЧҖендә бер сыердан көнгә 20 килограммнан артык сөт савалар. Монда 600 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 128 баш савым сыеры.

Бүгенге көндә хуҗалыкта авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен карау һәм терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Соңгы ике елда монда чәчүлек җирләре мәйданы ике мәртәбә арткан, һәм хәзер ул 6,8 мең га тәшкил итә. «Ел саен әйләнешкә яңа җирләр кертәбез, җир буш тормаска, ә эшләргә тиеш, – дип сөйли “Бакырчы” ҖЧҖ җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров. – Шул уңайдан узган ел шикәр чөгендере өчен 300 гектар җир бирелде, уңыш начар булмады – гектардан 480 центнер татлы тамыр алдык. Шуңа күрә бу сезонда да әлеге культура мәйданын тагын 200 гектарга арттырырга булдык».

Моннан тыш, хуҗалыкта сыерлар абзарларын капиталь ремонтлауның республика программасы буенча 3 терлекчелек бинасы төзекләндерелә. “Бакырчы” ҖЧҖ җитәкчесенең планнарында – заманча терлекчелек комплексы төзү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International