Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Мәлки авылында “Шәйдуллин А.Р.” КФХ базасында яңа терлек сую пункты ачылды. Аны ачу тантанасында Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров, «Кайбыч районы ветеринария берләшмәсе” ДБУ башлыгы Илсур Зиядиев, шулай ук районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Әлеге терлек сую пункты эре мөгезле терлекләр өчен исәпләнгән, монда тәүлеккә 15 башка кадәр эре мөгезле терлек суярга мөмкин. Объектта тулы җитештерү циклын башкару һәм аннары әзер продукцияне саклау өчен заманча җайланмалар урнаштырылган.