Республикада «КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды

2017 елның 16 июне, җомга

Республикада «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен КФХ проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды. Грантларның гомуми сумммасы 155 млн. сум тәшкил итә, шуннан 134,9 млн. сумы (86%) федераль бюджеттан бүлеп бирелде.

Татарстан Республикасының 22 муниципаль районыннан конкурска кертелгән 35 крестьян (фермер) хуҗалыгы грантларга ия булдылар. Сөтчелек юнәлешендәге 25 ферма финасланачак – 1940 баш сыер, эре мөгезле терлекләр симертү буенча 7 ферма – 750 баш эре мөгезле терлек, 2 кошчылык фермасы – 6 мең каз һәм 16 мең бройлер, балыкчылык буенча 1 КФХ – елга 15 тонна товар балыгы. Җиңүчеләр 1680 мең сумнан алып 7 млн. сумга кадәр акчалата грантлар алачаклар.

Рспубликада бу грантлар акчаларына 24 гаилә терлекчелек фермасы төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк, өстә рәвештә 1383 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 803 сыер һәм башмак таналар) һәм 2 мең каз сатып алыначак. Программа шартлары нигезендә КФХ башлыклары – конкурста җиңүчеләр – өстәмә рәвештә кимендә 105 даими эш урыны булдырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International