«Зәй» агрофирмасы» ҖЧҖенең «Әхмәт» («Ахметьево») сөт-товар комплексында һәркөнне 16,5 тоннадан артык сөт савалар. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 20,1 кг тәшкил итә.
Ферма территориясендә дүрт сыер абзары бар, ике – эре мөгезле яшь терлекләрөчен һәм бер – кысыр сыерлар өчен. Барысы монда 1,7 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 834 савым сыеры. Аларның сәламәтлеген тәҗрибәле өч ветеринар кайгырта. Комплекста 63 кеше эшли. «Быел сөт күрсәткечләре узган елга караганда яхшырак, әмма безнең алда гыйнвар аена тулаем савымны 20 тоннага кадәр җиткерү бурычы тора. Моңа без селекция һәм терлекләрнең генетик мөмкинлеген арттыру аркасында гына ирешә алабыз. 2016 елда бер сыердан 6180 литр сөт савылды, ә бу сезонда без 9500 кг-га җиткерергә тырышабыз», – дип сөйләде сөт-товар комплексы башлыгы Артем Морозов.
Аның әйтүенчә, хуҗалыкта ел ярымга җитәрлек азык запасы әзерлиләр, бүгенге көнгә 5,5 мең тонна силос, 3,8 мең тонна сенаж, 100 тонна печән һәм 60 тоннасалам бар әле. Белгечләр терлекләрне тукландыруга аерым игътибар бирәләр, чөнки хайваннарның сәламәтлеге дә, сөтнең сыйфаты да шуңа бәйле.
Комплекста ай саен йөздән артык бозау туа. Бозауларны махсус технология буенча эчерү нәтиҗәсендә алар артымны тиз җыялар. Әгәр элегрәк тәүлеклек артым 450-500 грамм норма саналса, хәзер – 800-900 грамм норма итеп кабул ителә. Май ае йомгаклары буенча әлеге күрсәткеч 870 грамм иде.