Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә кош гриппы буенча карантин бетерелде

2017 елның 9 июне, җомга

Кош гриппы буенча карантин Татарстан Республикасы Нурлат, Ютазы, Балык Бистәсе районнарының аерым территоряләрендә һәм Казан шәһәрендә бетерелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.

Исегезгә төшерәбез, чикләү чаралары түбәндәге территорияләрдә кертелгән иде: Нурлатта – йорт кошлары тоту өчен «Хәмидуллин З.З.» крестьян-фермер хуҗалыгы файдалана торган ферма территориясенең бер өлеше; Нурлат районының Чуаш Мунчасы авылы янында; Балык Бистәсе районының Шумково авылында Үзәк урамы буенча 18 нче хосусый йорт; Ютазы районының Әбсәләмов авылында Болынлык (Луговая) урамы буенча 1 нче хосусый йорт; Казан шәһәрендә Дәрвишләр торак пунктында 3 нче Кленовый урамы буенча 90 нчы йорт.

Югары патогенлы кош гриппы авыруын бетерү һәм кисәтү буенча махсус хезмәт күрсәтү органнары белгечләре тарафыннан эпизоотиягә каршы һәм профилактик чаралар башкарылды: авыру кошларны яндырдылар, дезинфекцияләү эшләрен башкардылар, һәр шәхси хуҗалыкны йөреп чыктылар һәм башка эшләр башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International