Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов «Россия авылы – 2017» форумы кысаларында түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады

2017 елның 9 июне, җомга

Мәскәүдә «Россия авылы – 2017» форумы үз эшен дәвам итә. Форумның эш программасы бик тыгыз: анда семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм бизнес очрашулар үткәрү каралган. Форум чараларында федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары, АПК предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм хосусый хуҗалыклар башлыклары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләр, иҗтимагый һәм фәнни-мәгариф оешмалар җитәкчеләре катнаша.

«Кече хуҗалыкларда ит һәм сөт терлекчелеген үстерү» темасы буенча түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыныңикътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. 

Ришат Хәбипов чарада катнашучыларны Татарстанда кече хуҗалыкларны үстерү буенча башкарала торган чаралар белән таныштырды. «Бездә авыл җирендә 900 мең ләп кеше яши, безнең өчен авыл – агробизнес өчен мөмкинлек кенә түгел, ә Татарстанның һәр дүртенче кешесенең тормыш рәвеше ул», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Ришат Хәбипов үз чыгышында крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм хосусый хуҗалыкларның эшчәнлеге турында сөйләде. Татарстанда 5 меңләп крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 450 меңләп шәхси ярдәмче хуҗалык бар. 2016 елда алар 128,1 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукция җитештерде, бу республика күләменең 50%тан артыграгын тәшкил итә. «Һәр районда башлыкларның кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча җаваплы урынбасарлары беркетелгән, сессияләрдә авылда эшкуарлыкны үстерү буенча озак сроклы программалар кабул ителде, аларның үтәлешенә квартал саен анализ ясала», – дигән мәгълүмат бирде нотыкчы.

Министр урынбасары әйтүенчә, 2017 елда кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен федераль бюджеттан финанслашу ярдәмендә 16 чара каралды һәм республика бюджетыннан субсидияләр һәм грантлар рәвешендәге ярдәм белән 17 чара каралды.

«Соңгы елларда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күрсәткечләре тотрыклы үсә. Моңа гаилә фермалары эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелде, аларның саны бүген - 1205, тагын 107 төзелеү процессында. Алар карамагында 200 меңләп гектарҗир, эшләүчеләр саны 4 меңләп кеше», – диде Ришат Хәбипов.

Министр урынбасары 2016 елның гыйнварында Татарстанда «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында” программа кабул ителүе турында әйтте. Бүгенге көндә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – сөтчелек юнәлешендәге кече фермалар төзүгә чыгымнарны кайтаруга субсидияләр бирү. Әлеге пограмма буенча 2 ел эчендә 150 млн. сум акча бүлеп бирелде, диде министр урынбасары.

Ришат Хәбипов тагын «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. Шул программа ярдәмендә 11 кооператив төзелде һәм үсә, быел шундый 9 берләшмә грантлар отты, диде ул. Министр урынбасары бу юнәлештә уңышлы эшләүче Зеленодольск районының «Индейка» СССПАПКны мисал итеп китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International