Кичә, 8 июньдә, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ватан” АХП” ҖЧҖ базасында машина белән сыер саву осталарының район конкурсы узды. Ярышларда 24 сыер савучы катнашты.
«Әлеге конкурста җиңүче район исеменнән республика конкурсында катнашачак, –дип сөйләде район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.– Бирегә иң кирәкле һәм авыр хезмәт куя торган һөнәр вәкилләре җыелды. Шуңа күрә дә сез барыгыз да - иң яхшылар».
Конкурс 4 этапта узды: теория, саву аппаратын сүтеп җыю, сыер саву, сөтнең чисталагын бәяләү. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән эксперт жюриы составында терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов бар иде.
Конкурс йомгаклары буенча абсолют җиңүче булып “Урак һәм чүкеч” («Серп и молот») ҖЧҖенең машина белән сыер саву остасы Ольга Әхмәтшина танылды. Бу һөнәрнең яшь вәкилләре арасыннан 1 нче урынны “Ватан” АХП” ҖЧҖеннән Таңсылу Хәлилова алды.
«Минем өчен җиңү көтелмәгәнрәк булды. Мин өченче ел инде иң яхшылар рәтендә, әмма көндәшләр хәзер күпкә көчлерәк», – диде Ольга Әхмәтшина.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.