Онлайн-семинарда кукуруз, рапс һәм көнбагыш чәчүлекләрен яклау чаралары турында фикер алышу булачак

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Имтәгә, 9 июньдә, 14.00 сәгатьтә «Кукуруз, рапс һәм көнбагыш чәчүлекләрен яклау чаралары” темасына онлайн-семинар узачак. Семинарда үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләннән саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

Әлеге чарада катнашу өчен Казан дәүләт аграр университетының Югары агрономия мәктәбе сайтына түбәндәге сылтама буенча керергә кирәк: http://consult.kazgau.ru/, аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.

Семинарда катнашучыларның сорауларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җавап бирәчәкләр.

Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адресына алдан да җибәрергә мөмкин. Аларга җаваплар да семинар вакытында биреләчәк. Сорауларны шулай ук Казан дәүләт аграр университетының Югары агрономия мәктәбе сайтында чара уза торган вакытта да бирергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International