Татарстан районнарында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2017 елгы сезонга әзерлеге буенча смотр-конкурслар уза

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Бу атнада республика районнарында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2017 елгы сезонга әзерлеге буенча смотр-конкурслар уза.

Кама Тамагы районы хуҗалыкларының әзерлеген Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов җитәкчелегендәге комиссия тикшерде. Аның составында шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәүче белгече Наил Әһлиуллов, район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры урынбасары Илдар Әфләтунов бар иде.

Экспертлар район хуҗалыкларындагы азык җыю комбайннарының, үзйөрешле чапкычларның, тагылма техниканың төзеклеген, шулай ук машина-трактор паркларының торышын һәм хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын тикшерделәр.

Смотр-конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны – «Идел» ҖЧҖ, 2 нче урынны «Олы Кенәр» АҖҖ алды.

Аксубай районында техниканың әзерлеген «Госсорткомиссия» ФДБУ башлыгы Виталий Новичков җитәкчелегендәге комиссия тикшерде, аның составында шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин бар иде.

Монда 1 нче урынны «Аксу Агро» ҖЧҖ алды, 2 нче урын «Аксубай» АФ” ҖЧҖенә бирелде.

Ютазы районында 1 нче урынны «Каракашлы» ҖЧҖ алды, 2 нче урында – «Уныш»ҖЧҖ. «Барлык таләпләр үтәлгән, һәрвакыттагыча, район аграрийлары яхшы әзерләнгән», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегенең башлыгы Ришат Булатов.

Теләче районында 1 нче урын «Алан» ҖЧҖ алды, 2 нче урынны – «Игенче» ҖЧҖ һәм «Теләче Агро» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегенең терлекчелек һәм энергия ресурслары объектларын механикалаштыру секторы мөдире Илнар Габбасов әйтүенчә, район авыл хуҗалыгы оешмаларының азык әзерләү сезонына әзерлеге югары дәрәҗәдә бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International