Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның 5 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Чарада районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, республика хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Терлекчелек тармагының күрсәткечләре турында төп нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады.
Ул, 2017 елның 1 июненә республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында эре мөгезле терлекләр саны 748,9мең баш, шул исәптән сыерлар – 248,2 мең баш, дип әйтте. 521,6 мең тона сөт җитештерелгән, (узган елның шушы чорына карата 105%), 159,6 мең тонна – терлек ите һәм кош ите (101%), шул исәптән эре мөгезле терлек ите – 41,3 мең тонна (104%).
Эре мөгезле терлекләр саны Зәй, Кукмара, Мамадыш, Балтач, Сарман һәм Яшел Үзән районнарында узган елдагыга караганда арткан. Терлекләр санын киметкән районнар: Чистай, Минзәлә, Арча, Әлки,Чирмешән һәм Кама Тамагы.
Сөт җитештерү күләмен арттырган районнар: Әтнә, Кукмара, Зәй, Әлмәт, Биектау һәм Аксубай районнары. Аны киметкән районнар: Кама Тамагы, Арча, Минзәлә, Апас, Тукай, Чистай һәм Мөслим.
Министр урынбасары терлек азыгы әзерләү мәсьәләсенә җентекләп тукталды. «Үлән әлегә бик юеш, шуңа күрә беренче чабымны сенажга җибәрергә кирәк, – диде Нәҗип Хаҗипов. – Сөтчелек комплексларында терлекләр рационына 30% яшел азык өстәргә кирәк».
Министр урынбасары шулай ук «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсе һәм Сыерларны машина белән саву осталарының 44 нче республика конкурсы кысаларында тармак мәсьәләләре буенча оештырылачак түгәрәк өстәлләр турында да сөйләде.
Аннары “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады, ул киңәшмәдә катнашучыларга терлекчелектә нәсел эшенә йомгаклар турында мәгълүмат җиткерде.