Шанхайда азык-төлек товарлары һәм эчемлекләр буенча «FBIE China – 2017» халыкара күргәзмәсе узачак

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

2017 елның 19 июленнән 21 июленә кадәр Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә азык-төлек товарлары һәм эчемлекләр буенча «FBIE China – 2017» халыкара күргәзмәсе узачак.

Күргәзмәгә килүчеләргә азык-төлекнең һәм азык сәнәгате буенча хезмәт күрсәтүләрнең бик күп төре, ит, балык һәм сөт продукциясен, икмәк-күмәч, кондитер әйберләрен, яшелчә, җиләк-җимешне, тәмләткечләрне дә кертеп, тәкъдим ителәчәк.

«FBIE China – 2017» сатып алу эшчәнлегенә һәм киң күләмле азык-төлек базарын тәэмин итүгә, Кытайда һәм, гомумән, бөтен дөньяда азык-төлек продуктларын һәм эчемлекләрне импортлауга һәм экспортлауга багышлана. Ул елга ике мәртәбә үткәрелә.

Моңа кадәрге күргәзмәдә дөньяның 40 иленнән 500ләп экспонент җыелган иде. Анда 10 меңнән артык кеше булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International