Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында азык әзерләү техникасының 2017 елгы сезонга әзерлеген бәяләделәр

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2017 елгы сезонга әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Хуҗалыкларның азык әзерләүгә әзерлеген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбип җитәкчелегендәге комиссия бәяләде.

Районның агрофирмалары булган барлык техникаларын күрсәттеләр, болар: азык җыю комбайннары, үзйөрешле чапкычлар, тыгызлап җыю агрегатлары, тигезләп төйгечләү техникасы һ.б.лар. Моннан тыш, комиссия әгъзалары хуҗалыкларның машина-трактор парклары торышын һәм хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшерделәр.

Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны «Җәлил» агрофирмасы” ҖЧҖ алды, 2 нче урында – «Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖ, 3 нче урында – «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада шундый смотр-конкурслар республиканың башка районнарында да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International