Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Колбай-Мораса авыл җирлегендә шәхси хуҗалык тотучылар Наилә һәм Рафаэль Гайнетдиновлар бик зур булмаган терлекчелек фермасы төзергә керешкәннәр. Алар 5 сыер һәм 4 эре мөгезле терлек тоталар.
Шушы көннәрдә Гайнетдиновлар гаиләсе сөтчелек юнәлешендә кече ферма төзү программасы буенча субсидия алды. Бу акчалар терлекчелек объектын төзеп бетерергә ярдәм итәчәк, ди Рафаэль Гайнетдинов.
Узган ел бу җирлектә югарыда әйтелгән программадан өч гаилә – Шакуровлар, Атауллиннар һәм Исмәгыйлевлар файдаланган.