Республиканың Чүпрәле районында 2017 елның 5 ае өчен терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясадылар

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында 2017 елның 5 ае өчен терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә район башлыгы Александр Шадриков рәислегендә узды.

Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Терлекчелек тармагы күрсәткечләре турындагы нотык белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады.Аның чыгышыннан күренгәнчә, 5 ай эчендә районда 102,4 тонна сөт җитештерелгән. Май йомгаклары буенча бер сыердан уртача 506 кг алынган. Кайбер хуҗалыкларда бу күрсәткеч күпкә югарырак, мәс.: «Чынлы» ҖЧҖендә – 877 кг, «Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖенең «Городище» һәм «Яңа Әлмәле» филиалларында – 772 һәм 710 кг сөт савылган.

Район башлыгы Александр Шадриков терлекләр өчен азык әзерләү мәсьәләләренә тукталды. «Печән һәм сенаж сыйфатлы булырга, куелган барлык таләпләргә туры килергә тиеш», – диде ул, ассызыклап.

Киңәшмә барышында азык әзерләү техникасының эшли башларга әзер булуы турында да әйтелде. Район игенчеләре 5-6 көннән күпьеллык үлән чаптыруга керешәчәкләр, дип көтелә.

Киңәшмә азагында тармак алдынгыларын бүләкләделәр. Түбәндәгеләр акчалата премияләр белән бүләкләнделәр: «Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖенең «Яңа Әлмәле» филиалы директоры Феолет Садыйков, «Эталон – Агро» ҖЧҖенең сөт-товар фермасы мөдире Рәмис Абдракипов, «Ак Барс Чүпрәле” ҖЧҖенең «Татар Бизнәсе» филиалы ветеринария табибы Рәфис Тимербулатов һәм “Чынлы” ҖЧҖенең терлек үрчетү буенча технологы Энже Саттарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International