Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2017 ел сезонына әзерлегенә смотр-конкурслар үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары ТәлгатьТаһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге,«Татагролизинг» АҖ, «Татагрохим» ААҖ белгечләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында шундый смотр-конкурслар 2017 елның 6 июненнән 9 июненә кадәр узачак. Комиссияләр республика хуҗалыкларында үзйөрешле чапкычларның, азык җыюкомбайннарының һәм тагылма башка азык җыю техникасының әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуын бәяләячәкләр.
Тәлгать Таһирҗанов комиссияләр әгъзаларына техниканы әзерләгәндә чапкычларның механизмнары көйләнешенә, комбайннарның механизмнары һәм системалары төзеклегенә һәм азык әзерләгәндә эшкә җигелә торган башка өлешләренә аерым игътибар итәргә кушты. «Смотр-конкурслар уздырган арада азык әзерләү буенча зона семинар-киңәшмәләре дә үткәреләчәк, – дип хәбәр итте министр урынбасары. –Хуҗалыклар җитәкчеләренә үлән юеш булганда сыйфатлы сенаж әзерләү кагыйдәләрен аңлатырга кирәк».
Тәлгать Таһирҗанов шулай ук смотр-конкурслар уздыру кагыйдәләрен дә искә төшерде. Әйтергә кирәк, тикшерү көнендә хуҗалыкларның барлык тагылма һәм үзйөрешле техникасы күрсәтелергә, моннан тыш, тиешле рөхсәт документлары белән барлык механизаторлар (алмаштыручылар да) булырга тиеш. Үзйөрешле чапкычларга һәм азык җыю комбайннарына сезонлы техника хезмәте күрсәтелгән, алар дәүләт техника тикшерүен узган һәм аларның тышкы эстетик торышы да канәгатьләнерлек булырга тиеш.