Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Иске Шөгер авылыннан Реваль Газизов кошчылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 2014 елда ул “Яшь фермерларга ярдәм” программасы буенча грант ота һәм 1,5 мең башка исәпләнгән каз фермасы төзи.
«Продукциягә ихтыяҗ бар, каз ите сорап килүчеләр күп. Сорасалар, районга үзем дә илтәм, – длип сөйли Реваль. – Казларны элеккеге ысул белән ыслыйбыз: каз түшкәсен тоз белән ышкыйбыз, аннары аны кәгазьгә төрәбез һәм җеп белән элеп куябыз. Казларны җәйгә дә калдырабыз – туйларга сораучылар күп була. Әлбәттә, күпчелеген тере килеш сатарга тырышам, чөнки казлар йолкырга кеше ялларга туры килә, бу өстәмә чыгымнар таләп итә. Гомумән алганда, узган ел 844 мең сумлык продукция саттык».
КФХ башлынгы каз бәбкәләрен 12-20 көнлекләрне сатып ала. Бүгенге көндә ул 1 мең баш каз бәбкәсе сатып алырга җыена. Бу зур хуҗалыкны тотуда аның гаиләсе булыша. Реваль үзенең әтисе Ягъфәр турында да сөйләде, аның үз хуҗалыгы бар икән – ул 15 баш эре мөгезле терлек тота. Узган ел Газизовлар субсидия алганнар һәм кече ферма төзегәннәр.
«Мин һәрвакыт җиргә тартылдым – "мин авыл малае", шуңа күрә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем, аннары Казан ветеринария академиясен тәмамладым. Үзебез өчен тагын сарыклар һәм үгезләр үстерәбез. Барысы да тиз генә булмас инде, шулай да, киләчәктә агротуризм белән шөгыльләнергә телим», – дип, үз планнары белән бүлеште фермер.