«Агрокөч» холдингы агрофирмалары күпьеллык үләннәрне чаптыруга керештеләр. Быелгы беренче уңышны 21 мең гектар мәйданда җыеп алуны планлаштыралар. Холдингның эре мөгезле терлекләрен сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен 7,5 мең тоннадан артык печән, 180 мең тонна сенаж, 202 мең тонна силос әзерләргә кирәк. Барлык азык күләме 390 мең тонна булачак, ягъни шартлыча бер хайванга 3,65 тонна азык берәмлеге исәпләнә.
«Бүген терлекчелекне үстерү программасы кысаларында терлекләрнең баш санын арттыру буенча актив эш алып барыла. 2020 елга бу күрсәткеч 45 000 баш булырга тиеш, сыерлар саны 14 600 башка кадәр җитәчәк. Агрофирмаларда терлекләрнең токымын яхшырту буенча да актив эш башкарыла. Холдинг тәҗрибәле нәсел предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә, сыерларның 80%тан артыгы ясалма орлыкландырыла», – дип сөйләде «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.