Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы хуҗалыклары терлекләрне җәйге лагерьларга чыгардылар. Районда барысы 9 шундый лагерь бар.
«Наҗар» ҖЧҖенең җәйге лагеренда сыер савучыларның эшләрен шактый җиңеләйттеләр – анда «Интерпульс» дигән саву җайланмасы урнаштырдылар. Җайланма бер үк вакытта 16 сыерны сава ала. Аның эшләвен оператор Фәнил Нуретдинов күзәтеп тора. Аның хезмәт стажы – 46 елдан артык. «Сыерлар сауганда бер минутка да читкә китмим, яңа җайланманың эшләвен даими күзәтеп торырга кирәк», – дип сөйли Фәнил.
«Әлеге җайланманы куйгач, сөтнең сыйфаты да яхшырды, чөнки савылган сөт турыдан-туры суыткычка китә, – дип сөйләде директорның терлекчелек буенча урынбасары Дмитрий Широбоков. – Һәркөнне сөтнең майлылыгын, тыгызлыгын һәм башка күрсәткечләрен тикшереп торабыз. Продукция һәрвакыт югары сыйфатлы була».
Лагерьда 150 баш сыер бар. Монда машина белән оста сыер савучылар: АнжелаИсмәгыйлева, Филисә Гарифуллина, Фирдания Төхвәтуллина һәм Алсу Җәлилова эшлиләр. Алар сыерлар да савалар, җыештыралар да. Шулай ук яшь терлекләрне дә карыйлар.