ТИПКАда эре мөгезле терлекләр үстерү технологлары өчен уку курслары оештырылды

2017 елның 23 мае, сишәмбе

“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә эре мөгезле терлекләр үстерү технологлары өчен уку курслары узды.

Укулар барышында терлекләрне ашату, яшь терлекләрне саклап калу, сыерларны ясалма орлыкландыру, исәп алып бару кекбек мәсьәләләр каралды.

Укырга килүчеләр терлекчелекне үстерүдәге өстенлекләр, селекция-нәсел эше һәм ясалма орлыкландыруның икътисадый нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат алдылар.

Укулар тәмамланганнан соң катнашучыларга курслар узу турында таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International