Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне арендалау шартнамәләрен төзү һәм өзү кагыйдәләре турында

2017 елның 13 мае, шимбә

Россия Федерациясе Җир колексының 41 статьясы нигезендә җир кишәрләген арендалаучының хокуклары җир милекчесенеке кебек үк, диләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре. Ягъни алар файдалану рөхсәте нигезендә сугару, киптерү, башка техник һәм мелиоратив эшләр башкарырга, буалар һәм су объектлары корырга, шулай ук авыл хуҗалыгы культуралары чәчәргә һәм утыртырга хокуклы, әмма боларны эшләү өчен җир кишәрлеге субарендага бирелмәгән булырга тиеш.

Җир кишәрлеген арендалаучы, документта башкасы каралмаган булса, арендага бирүчегә хәбәр итеп, җир кишәрлеген аренда шартнамәсе срогы чикләрендә субарендага бирергә мөмкин. Субарендаторлар тулысынча җир кишәрлекләрен арендалаучы хокукларына ия булалар.

Җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе РФ Җир кодексының 46 статьясы нигезләре буенча өзелергә мөмкин. Әмма арендалауны туктату кырдагы авыл хуҗалыгы эшләре чорында һәм федераль законнарда билгеләнгән башка очракларда рөхсәт ителми.

Аренда шартнамәсен өзү һәм яңасын төзү, җирне сәнәгать объектлары өчен сату авыл хуҗалыгы җитештерүенә китерелгән зыянны арендалаучыга тулысынча түләгәннән соң гына башкарыла, РФ Җир кодексының 15-16 статьялары, РФ Җир кодексының 57 һәм 62 статьялары, РФ Хөкүмәтенең 2003 елның 7 маендагы Карары нигезендә – алынмаган табышны да кертеп.

Юллар төзү, электр линияләре, элемтә линияләре сузу (шул исәптән лигия-кабелькорылмалары төзү), нефть, газ торбалары сузу чорына бирелгән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән, авыл хуҗалыгы ихтыяҗларындагы җирләрне рекультивацияләү буенча расланган проект булганда, аларны башка категориядәге җирләргә күчермичә, файдалану рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International