Татарстанга «Петербург трактор заводы» АҖ директоры Сергей Серебряков килде

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанга «Петербург трактор заводы» АҖ директоры Сергей Серебряков эшлекле сәфәр белән килде. Казанга килгәч, ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Очрашу кысаларында катнашучылар үзебезнең авыл хуҗалыгы машина төзелешен үстерү перспективалары турында сөйләштеләр һәм алга таба хезмәттәшлек итү юнәлешләрен карадылар.

Шуннан соң Сергей Серебряков КДАУның Механизация һәм техник сервис институтында булды, анда «Петербург трактор заводы» АҖ акчалары исәбенә реконструкцияләнгән һәм җайланмалар урнаштырылган уку лабораториясен ачу тантанасы узды. Шуның алдыннан ул аграр югары уку йортының студентлары белән очрашты.

Институт директоры Сергей Яхин яшь белгечләр әзерләүдә ярдәм иткән өчен завод җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде һәм үзара эшлекле мөнәсәбәтләрнең алга таба үсешенә ышаныч белдерде. «Тиешле укыту-матди базасыз заманча җитештерү таләпләренә җавап бирә торган белгечләр әзерләп булмый, – диде ул. – Бу безнең барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга».

Аннары Сергей Серебряков чыгыш ясады. Ул «Петербург трактор заводы» АҖенең тарихы турында сөйләде. Предприятие 1801 елда эшли башлаган. Заводның тракторлар җитештерү буенча стажы 1924елдан исәпләнә, 1962 елда беренче легендар К-700 тракторлары җыела.

«Бүген без энергия куәте көчле булган тракторларның дөньякүләм базарының 20%ын тәшкил итәбез. Үзебездә җитештерелегән машиналарны АКШ, Канада, Франция, Германия, Австралия, Чехиягә һәм башка илләргә җибәрәбез», – дигән мәгълүмат бирде Сергей Серебряков.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, соңгы өч елда завод технологик яктан нык үзгәрешләр кичерде һәм предприятие заманча җитештерү комплексына әверелде, заводта яңа технологияләр гамәлгә кертелде, анда яңа җайланмалар урнаштырылды һәм ул югары квалификацияле белгечләр белән баетылды. Кадрларны яңадан әзерләү буенча берничә проект гамәлгә ашырыла.

Сергей Серебряков шулай ук КДАУның Механизация һәм техник сервис институтында иң яхшы укучы өч студентка стипендия түләү турында карар кабул ителү хакында хәбәр итте, чыгышының азагында студентларга алга таба уңышлар теләде.

Шуннан соң Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов чыгыш ясады, ул белгечләр әзерләүдә җитештерү практикасының ролен ассызыклады. «АПКны техник һәм технологик модернизацияләү өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк. Әгәр 1995 елда Татарстанда 45 меңгә якын трактор исәпләнсә, хәзер  аларның саны 13 мең, шул исәптән куәтле тракторлар – 1500дән артык, – диде Тәлгать Таһирҗанов. – Техника елдан-ел куәтләнә, җитештерү мөмкинлеге арта һәм бу аннан файдалану өчен югары дәрәҗәдәге белемгә ия булуны таләп итә».

Очрашу азагында анда катнашучылар университет студентларының күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International