2017 елның 14 мартыннан 16 мартына кадәр “Казан ярминкәсе” ААҖенең күргәзмә үзәгендә «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» ХVII Халыкара симпозиумы һәм «Энергетика. Ресурсларны сак тоту-2017» ХVIII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак.
Чараларның максаты – сәнәгатьнең төрле тармаклары предприятиеләрендә, шул исәптән агросәнәгать комплексында энергияне һәм ресурсларны саклый торган технологияләрне куллануга кертү, шул юнәлештә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, техник яңалыклар күрсәтү, чит ил һәм үзебезнең җитештерүчеләрнең тәҗрибәсен алмашу.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз экспозициясен оештыра, ул энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге тармагы өлкәсендәге казанышларны күрсәтәчәк. Күргәзмәдә шулай ук республиканың АПК оешмалары – “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, «КДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, «ТатЛаваль» ҖЧҖ, «Россельхозцентр» ФДБУнең ТР идарәсе катнаша.