Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның гыйнвар һәм февраль айларында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Анда районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, республика хзуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә башында Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул республикада 1 мартка эре мөгезле терлекләр саны 745 мең баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 249 мең баш, диде. 192 мең тонна (2016 елның шушы чорына карата 103%) сөт җитештерелгән, 61 мең тонна – терлек һәм кош ите (101%), шул исәптән эре мөгезле терлекнеке– 16 мең тонна (102%). 55 мең баш бозау туган (100%).
Министр урынбасары сүзләренә караганда, Кукмара, Әлмәт, Зеленодольск, Зәй, Минзәлә һәм Балтач районнарында эре мөгезле терлекләр саны узган елга караганда арткан. Терлекләр саны кимегән районнар: Чистай, Әлки, Чирмешән, Тукай, Буа һәм Алабуга районнары.
Әтнә, Кукмара, Зәй, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында сөт җитештерү беркадәр арткан. Кама Тамагы, Мөслим, Апас, Кайбыч һәм Минзәлә районнарында сөт җитештерү күрсәткечләре аеруча түбән.
Аннары “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов чыныш ясады. Ул республика хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр үрчетү һәм турында сөйләде һәм эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы һөнәренең мөһимлегенә җентекләп тукталды. «Бозаулар туу буенча уңай күрсәткечләр булган районнар арасында – Әлки, Зәй, Әтнә, Актаныш, Чистай районнары», – дип билгеләп үтте Ришат Зарипов.
Киңәшмә азагында Нәҗип Хаҗипов эре мөгезле терлекләрне дөрес карау һәм тукландыру, туклыклы азык куллануның зарурлыгы турындагы һәм башка мәсьәләләрне күтәрде.