Министрлыкта инвесткомпанияләрнең 2017 елга җитештерү-финанс планнарын яклау буенча утырышлар уза

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында инвест компанияләрнең 2017 елга җитештерү-финанс планнарын яклау буенча утырышлар уза. Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, аның ведомствосындагы предприятиеләр белгечләре һәм башкалар катнаша.

Утырышларда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, терлекчелекнең торышы һәм компанияләрнең язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре карала. Аерым игътибар чәчүлек эшләрен башкаруга хуҗалыкларның финанс ресурслары ихтыяҗына, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның торышына, орлыклар һәм минераль ашламалар белән тәэмин ителеш мәсьәләләренә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International