Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Мөрәле авылында урнашкан«Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖ фермасында терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыралар.
Монда эре мөгезле терлекләр саны 543 башка җитә, шуннан 411 баш – савым сыеры. Фермада сыерларны саву аппаратлары ярдәмендә савалар. Сөт сөтүткәргеч буенча сөт секциясенә җибәрелә. Баш зоотехник сүзләренә караганда, монда күптән түгел терлекчеләрнең эшен җиңеләйтү өчен азык өләшү җайланмасы сатып алганнар. «Белгечләрнең дә хезмәт шартлары яхшырды, – ди баш зоотехник Наил Габдуллин. – Азыкны да җитәрлек күләмдә әзерләдек, рационга силос, фураж, печән, сенаж керә. Бер сыердан уртача көнлек савым 16 литр тәшкил итә».
Фермада машина белән сыер саву осталары Роза Сөнгәтова, Рания Хәмидуллина, Ләйсән Сабирова һәм Александра Миңнуллина эшлиләр. «Коллектив бик дус һәм хезмәт сөючән. Сыер савучыларның эше җиңел түгел, әмма алар үз эшләрен җиренә җиткереп, яратып башкаралар», – дип сөйләде ферма мөдире Гөлфизә Гыйләҗева.