«Илхан» ҖЧҖенә 74 эре мөгезле терлек кайтардылар

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Илхан»ҖЧҖенә 74 эре мөгезле терлек кайтардылар. Сыерлар һәркөнне 20-25 литр сөт бирергә сәләтле.

«Шушы көннәрдә беренче сыер бозаулады, – дигән мәгълүмат бирде Ильяс Хәнәфиев.– Комплексның аерым корпусында 500 баш сыерга исәпләнгән төзелеш һәм монтаж эшләре төгәлләнде диярлек. Терлекләр сатып алу һәм аларны карау мәшәкатьләре аркасында төзелешне туктатасы килми, әлбәттә. Моннан тыш, белемнәрне арттыру өстендә дә эшләргә кирәк. Мин үзем һөнәрем буенча автомеханик, шуңа күрә махсус белемле белгечләр кирәк миңа».

Бүгенге көндә «Илхан» ҖЧҖендә Югары Кармалка авылыннан 20 кеше эшли. Иляс Хәнәфиевның планында – яшь белгечләр өчен 15 йорт төзеп кую.

Язгы кыр эшләрен башкару өчен хуҗалыкка өстәмә 2 яңа трактор сатып алганнар. «Азыкны запас белән әзерлибез, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе. – Кузаклы культуралар: борчак, вика, кукуруз үстерергә дә уйлыйбыз. 850 гектар мәйданда көзге бодай чәчкән идек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International