Кичә, 16 февральдә, Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында “Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы” III республика семинары узды, анда Татарстан территориясендә органик агроҗитештерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Нотыклар белән “Милли органик берлек” башкарма директоры Олег Мироненко, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Органик продукция җитештерү буенча Иҗтимагый совет рәисе Валерий Гогин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигать байлыкларыннан файдалану институты фәнни хезмәткәре Татьяна Кольцова, КДАУ профессоры Радик Сафин, Татарстан Республикасы ФА әгъза-мөхбире Роберт Ильязов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре Сәйдәш Исрафилов, Юрий Рыжов һәм Айдар Гәрәев чыгышлар ясадылар.
Фикер алышу барышында органик авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыруын тоткарлаучы, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә дә, төп факторлар күрсәтелде, болар: норматив база, дәүләт программалары булмау һәм органик продукция җитештерүчеләргә ярдәм чаралары каралмау, бу төр продукциянең базары булмау.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасында органик продукция җитештерү өчен уңай территорияләр бар. Татарстанда күпчелек җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы җитештерүен биологияләштерү элементларын кулланалар һәм алар органик агроҗитештерү таләпләре нигезендә тулысынча органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә күчәргә әзер. Шулай ук үзләренең агроҗитештерү технологиясенә органик авыл хуҗалыгы принципларын уңышлы кертүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә бар һәм алар органик җитештерүгә сертификация узарга әзер. 2015 елда үткәрелгән органик продукция җитештерүгә технологик әзерлекне бәяләүләр нәтиҗәләре шуны күрсәтә.