Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖендә комбайннарны ремонтлау цехы төзеделәр

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖендә комбайннар ремонтлау өчен цех төзеделәр. Яңа бинага 8 бер. техника сыя, бина газ белән җылытыла.

«Авыр детальләрне күтәртү өчен электроталь урнаштырдык, – дип сөйләде первый заместитель генерального директора ООО «Авангард» ҖЧҖенең генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов. –  Биналарның берсендә техниканы юып була, ә запас частьләр өчен икенче катта урын билгеләнде. Көз көне барлык комбайннарның төзеклеген тикшердек, кирәкле детальләрне ачыкладык, аларның исемлеген төзедек. Детальләрне вакытында кайтаралар. Запас частьләргә штрих-кодлар куябыз».

Склад мөдире Илнур Хәсәнов сүзләренә караганда, мондый яңалык һәрьяктан уңайлы. «Башта товарны кабул итеп алабыз, аннары штрих-код куябыз һәм киштәләргә урнаштырабыз. Запас часть кирәк булганда, аның кайда ятканы һәм күпме деталь калганы компьютерда күренә. Эзләп торасы булмый», – диде Илнур Хәсәнов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International