«Колос» АХҖК (СПК) терлекчеләре – сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтендә

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында терлекчелек тармагында 2017 елның гыйнвар ае эшенә йомгаклар буенча «Колос» АХҖК хезмәтчәннәре алдынгылар булып танылды.

Мода сөт җитештерү узган елның шушы чорына караганда 23%ка арткан, ә бер сыердан уртача 594 кг сөт алынган (2016 елның гыйнварына карата + 90 кг). Эре мөгезле терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 600граммнан артыграк. Машина белән сыер саву осталары арасында беренчелекне Надежда Горбунова тота,ул узган елда бер сыердан 6500 кг сөт савып алган.

Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов сүзләренә караганда, бу хуҗалыкта терлекләрнең җитештерүчәнлеген арттыруга, баланслы тукландыру белән бергә, терлекләрнең генетик куәтен яхшырту да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International