Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Авангард» АҖ механизаторлары техниканы язгы чәчүгә әзерлиләр

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Авангард» АҖендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү дәвам итә. Хуҗалыкның төп базасында тракторларны ремонтлау белән Анатолий Жуков, Минсабир Гайнуллин һәм Ислам Әхмәтвәлиев шөгыльләнәләр.

«Безнең белгечләр тәҗрибәсе зур, беренче ел гына эшләмиләр инде, – дип сөйләде машина-трактор паркы мөдире Рамил Хәбибуллин. – Коллектив бик тырыш, дус, кирәк чакта, бер-берсенә ярдәм итеп эшлиләр. Запас частьләр белән дә проблемалар юк».

«Авангард» АҖенең башка бүлекчәләрендә дә техниканы ремонтлау эше яхшы оештырылган. Совхоз Ким бистәсендә Андрей Воронов, Андрей Палагин һәм Вячеслав Малышкин составындагы бригада эшли. Аларның тырышлыгы белән монда озакламый культиваторларны һәм чәчкечләрне ремонтлап бетерәләр. Урта Йорткүл авылында Камил Рәхимов, Дамир Мәрдәнов һәм Азат Гарипов кебек уңган механизаторлар эшли. Бүлекчәдә төп ремонт эшләре тәмамланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International