Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә республика агросәнәгать комплексының 2016 елгы эшенә йомгаклар һәм агымдагы елга бурычлар турында фикер алыштылар

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2016 елгы эшенә йомгаклар һәм 2017 елга АПКны үстерү бурычлары” темасына киңәйтелгән утырышы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, учреждениеләр җитәкчеләре, сәнәгать предприятиеләренең һәм АПК предприятиеләренең җитәкчеләре һәм башка эшлекле затлар катнашты.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. «Республика агросәнәгать комплексының уңышлары - авыл хезмәтчәннәренең тырышып эшләү нәтиҗәсе ул, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты. – Республика тотрыклы рәвештә илебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүе лидерлары арасында лаеклы урын ала. Узган елда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 238,6 миллиард сумга җитте һәм Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында 3 нче урынга чыкты. Без алга таба аны тагын 5%ка арттыру бурычын куябыз».

Ттс 2016 елда Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча 1 нче урынга чыкты, бәрәңге буенча – 2 нче урынга, терлек ите һәм кош ите җитештерү буенча – 4 урынга, бөртекле ашлык һәм чөгендер буенча 8 нче урынга чыкты. Узган ел күпфункцияле 45 авыл клубы, 188 спорт мәйданчыгы, 73 сәламәтлек саклау объекты, 40 участок ветеринария пункты төзелде. «Бу юнәлештә программаларны гамәлгә ашыру быел да дәвам итәчәк», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2016 елгы эшенә йомгаклар һәм 2017 елга АПКны үстерү бурычлары турындагы нотык беләнмнс Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

«Идел буе федераль округында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча тотрыклы рәвештә 1 нче урынны алып тора, – диде Марат Әхмәтов. – Республиканың 8,8% авыл хуҗалыгы җирләренә ия булган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Идел буе федераль округында җитештерелә торган продукциянең 18,2%ын җитештерәләр».

Авыл хуҗалыгы продукциясен чагыштырмача күп җитештерә торган районнардан түбәндәгеләрне атарга мөмкин: Тукай, Зеленодольск, Буа, Түбән Кама, Әлки, Лаеш муниципаль районнары, инвесторлардан: – «Агросила групп» ЯАҖ, “Ак Барс” холдинг компаниясе» ААҖ, «Красный Восток Агро» ААҖ, “АгроИнвест” ИК» ҖЧҖ, “Продпрограмма” АПК» ҖЧҖ һәм «Арча» ҖЧҖ.

«Кайбер районнар үз көчләреннән тулысынча файдаланмыйлар, шундыйлардан: Яңа Чишмә, Мөслим, Әлмәт, Бөгелмә, Аксубай, Минзәлә, Чирмешән районнарын атарга мөмкин».

Нотыктан күренгәнчә, АПК продукциясен сатудан кергән керем 95,5 млрд. сум тәшкил итә (узган елга карата 107% ), табыш – 7,4 млрд. сум. Уртача хезмәт хакы - 18,7 мең сум.

Ел уңышы өчен көзге культуралар 586 мең га мәйданда чәчелгән.

«Татарстанда язгы кыр эшләрен башкаруга 20 миллиард сумнан артык акча кирәк, – диде Марат Әхмәтов.– Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен субсидияләү хәлне беркадәр җиңеләйтә».

Бу елның 14 февраленә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына 9,3 млрд. сумга 68 заявка тапшырылган.

АПКның машина-трактор паркында техника белән тәэмин ителеш 100 га чәчүлек мәйданына 154 а.к. дәрәҗәсендә.

Аның сүзләренә караганда, терлекчелек тармагында да җитди бурычлар куелган. Мәс., сөт җитештерү күләмен елга уртача 1 сыердан 5500 кг.-га кадәр җиткерү.

Утырышта шулай ук Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Вахитов ис. АХҖК рәисе Нәфыйк Хөсәенов, «Зәй шикәре” ААҖ генераль директоры Шамил Минһаҗев чыгыш ясадылар.

Киңәшмәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йомгак ясады. «Банклар белән эшләүне активлаштырырга, кредитлауның яңа ысулларын авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә аңлатырга кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, эштә фәнни институтларның эшләнмәләренә һәм заманча технологияләренә таянырга кирәк.

«Үсемлекләрне яклау чараларын куллануга һәм заманча эшкәртүгә игътибар күбрәк итәргә кирәк, – диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. –Чәчүлекләр вакытында яисә тиешле күләмдә эшкәртелмәсә, бөртеклеләрдән алынмый калган табыш ярты миллионга кадәр җитәргә мөмкин».

Терлекчелек турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов терлекләрнең баш санын һәм аларның продуктивлылыгын арттыру бурычы торуы турында әйтте.

«Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең төрле рәвешләрен файдаланырга кирәк, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. – Бүген гаилә фермаларын үстерүдән тыш, авыл халкының эшлекле активлылыгын арттыру һәм кече фермаларны үстерү юнәлешләрен камилләштерү аеруча мөһим. Кайбер гаиләләр дәүләт ярдәме белән 6-8 сыер тотарга әзер. Шуңа күрә бу программаны хупларга кирәк».

Чара азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International