Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында оештырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәләре стендларын карады

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы эшенә багышланган ике тематик күргәзмә экспозицияләрен карап чыкты.

Күргәзмәләр "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә урнашкан, болар: «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 20 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Волгапродэкспо» 17 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе. Алар икесе дә Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында уза һәм алар икесе дә Татарстан Республикасы өчен дә, шулай ук барлык Идел буе төбәкләре өчен дә бик әһәмиятле чаралардан санала.

Шулай итеп, павильоннар алдында заманча авыл хуҗалыгы техникасы - тракторлар, комбайн, туфрак эшкәртү һәм чәчү техникасы, ашлык киптерү агрегатлары, терлекчелек фермалары өчен техника һәм башкалар крсәтелгән. 30 компания 150 берәмлектән артыграк техника тәкъдим итә, шулар арасында - «Татагролизинг» АҖ, «Тарос» МК” ЯАҖ, «Проминтел-Агро» ЯАҖ, «ТФ «Техномаркет» ҖЧҖ, «Чистай-Агросервис» ҖЧҖ һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика кырларында инде кулланыла торган техника белән дә, шулай ук яңалары белән дә таныштылар.

Кунакларга New Holland һәм Claas авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче компанияләр продукциясен күрсәттеләр. 

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы»ның күмәк экспозициясен күрсәтә, ул «Икътисад», «Фән, кадрлар», «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Механизация» кебек бүлекләрне үз эченә ала.

Һәр экспозиция кысасында авыл хуҗалыгын үстерү тенденцияләре, инновацион технологияләрне гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгын техника белән тәэмин итү, шулай ук тулаем тармакны үстерү юнәлешләре күрсәтелә.

“Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең 2 нче павильонында Татарстанның эре эшкәртү һәм азык-төлек предприятиеләренең продукциясе белән танышырга мөмкин, ул сөт, ит һәм май төркемнәренә бүленеп урнаштырылган. Күргәзмәгә үз продукциясен «Просто молоко» ИК” ҖЧҖ, “Майский” ТК» ҖЧҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Нәфис-Биопродукт» ААҖ, «3 нче икмәк заводы» ААҖ, «Данон Россия» АҖ, «Эссен продакшн АГ» ЯАҖ, Татарстан Республикасының Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге һәм башкалар алып килгән.

Форумга килүчеләрнең Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәкләренең агросәнәгать комплексы казанышлары белән танышу гына түгел, ә аларның фермер хуҗалыклары ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге дә бар.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганада, "Майский" теплица комбинаты продукциясеннән - җир җиләгеннән һәм яшелчәләрдән авыз итте.  

Моннан тыш, Татарстан Президенты 2 нче павильонда шулай ук фермер хуҗалыклары продукциясе белән танышты, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермерларга кредит бирүче банклар тәкъдимнәрен бәяләде. 

Аннары Рөстәм Миңнехановка республика кырларында кулланыла торган минераль ашламалар өлкәсендәге яңалыклар, республика машина-трактор паркының торышы һәм аны үстерү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Күргәзмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы тармагына караган югары уку йортлары да катнаша (Н.Э. Бауман ис. КДВМА, КДАУ, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ, «ТатНИИСХ» ФДБФУ), алар авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерләү программаларын һәм кадрларны яңадан өйрәтү программаларын тәкъдим итәләр. 

 Белешмә өчен: быелгы Идел буе агросәнәгать форумында барлык илләрдән 250 предприятие катнаша, шул исәптән: Россия һәм Белоруссия Республикасы, шулай ук Германия, Латвия, Норвегия, Польша, Палестина, АКШ, Украина һәм Швейцария компанияләре вәкилләренең продукциясен һәм соңгы еллардагы казанышларын күрергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International