Марат Әхмәтов: «Инновацияләрсез алга барып булмый»

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә залында Идел буе агросәнәгать форумының ачылу тантанасы булды.

Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев, «Репродукт»ҖЧҖенең техник директоры Александр Мальцев һәм “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов һәм башкалар катнашты.

«Форум эшендә 250 компания катнаша, алар яңа технологияләр күрсәтәләр. Алар агросәнәгать комплексына файда китерергә тырышалар, һәм без аларга моның өчен зур рәхмәтле. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бу 3 көнне файдалы үткәрергә һәм һәр катнашучының тәкъдимнәре белән танышып калырга кирәк. Инновацияләрсез алга барып булмый. Безнең алда игенчелек буенча да, шулай ук терлекчелек буенча да зур бурычлар куелган, һәм аларга шундый мәйданчыклар аша гына ирешеп була», – диде, форумны ачып, Марат Әхмәтов.

Таһир Һадиев Татарстанның игенчелек өчен җиңел булмаган зонада булуын әйтеп узды. «Шуңа да карамастан, без һәр елны үзебезне азык-төлек белән тәэмин итәбез. Бүген бу мәйданчыкта алдынгы предприятиеләр, фермер хуҗалыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фән өлкәсе вәкилләре очрашалар. Бу бик кирәкле очрашу һәм без алга куелган бурычларны үти алачакбыз», – диде Таһир Һадиев.

Камияр Байтемиров, узган еллар форумнары аерым нәтиҗәләр бирде, дип ассызыклады. «Без фермерлыкны, крестьян хуҗалыкларын һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүнең киләсе этабына керәбез. Куелган бурычлар арасында кооперацияне үстерү дә бар. Безнең үсешкә үз өлешләрен кертүчеләргә зур рәхмәт», – диде Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе.

Форумда катнашучыларны шулай ук Шамиль Агиев һәм Александр Мальцев тәбрикләделәр һәм аларга нәтиҗәле эш теләделәр.

Шуннан соң, кызыл тасманы кисеп, форумның ачылуын игълан иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International