2016 елда «Лукоз Саба» ҖЧҖ фермасында кәҗәләр саны 3000 баштан артып китте.Предприятие чын мәгънәсендә Россиядә кәҗә сөте җитештерү буенча лидер булып танылды һәм ул илдәге кәҗә сөте күләменең өчтән берен җитештерә.
«Лукоз Саба» 2011 елда буш кырда төзелә башлый. 2013 елның көзендә фермага Сернурдан беренче кәҗәләрне кайтаралар, ә инде икенче язда Сернур сыр заводына сөт җибәрә башлыйлар.
Ферманы төзегәндә чит илләрнең алдынгы технологияләре генә түгел, үзебезнең яңалыклар да кертелде. Классик азык өстәлләре урынына мөстәкыйль эшләнгән конвейерлар урнаштырылды, бу исә чыгымнарны киметергә һәм терлекләрнең тыгызлыгын арттырырга ярдәм итте. Тагын бер яңалык – ферманың түбәсе стандарт булмау, ясалма яктылыкта акчаларны янга калдыруга мөмкинлек туды.
Хәзер «Лукоз Саба» ҖЧҖендә 38 кеше хезмәт куя. 2016 елда кәҗәләр саны 530 башка артты һәм бүгенге көндә аларның саны 3120 баш исәпләнә. Ана кәҗәләрнең саны ел дәвамында 2190 башка җитте. Узган ел савым да шактый артты – 524 тоннадан 770 тоннага күтәрелде. Көнгә бер кәҗәдән уртача1,61 кг сөт савыла (2015 елда – 1,25 кг). Моннан тыш, предприятие беренче мәртәбә керем буенча уңай күрсәткечләргә ирешә алды. 2016 елгы күрсәткечләр буенча хуҗалыкның табышы 2 млн.сум булды.
2016 елда «Лукоз Саба» ҖЧҖендә яңа DeLaval җайланмасы белән савым залы урнаштырылды. Шулай ук төзелешнең икенче чираты башланды, ул 1300 баш кәҗәгә һәм 1500 кәҗә бәтиенә исәпләнә
Фермада күҗә үрчетүне сәнәгати дәрәҗәгә җиткерү максатында даими укулар оештыралар. Экотуризмны үстерүгә дә зур игътибар бирелә.